Центральная библиотека им. Г. Тукая

Күркәм гаилә

«Болгар радиосы» ндагы тапшыруларны, әнгәмәләрне алып баручы Эльвира Вилдан китапханәбезнең иң актив, иҗади гаиләләре белән очрашуга килде. Әйе, китап укучыларыбыз арасында бик тә матур, тату һәм төрле яктан талантлы гаиләләребез күп. Гайнемөхәммәтов Ирек һәм Эльмира, Хафизов Марс һәм Мәдинә, Лотфуллин Зөлфәт һәм Гөлназ, Шакирзянов Ленар һәм Айзирә - әлеге гаиләләр исемлеген бик озак дәвам итәргә мөмкин. Бәхетле, матур киләчәк, саулык - сәламәтлек теләп «Болгар радиосы» ннан тирән эчтәлекле һәм мәгънәле әңгәмәләрне тыңлап, алар белән якыннан танышыйк.