Центральная библиотека им. Г. Тукая

Татарча журналларның май саннары белән таныш булыгыз

«Казан утлары» журналының май санында әсәрләре дөнья күргән авторлар белән таныштыра. Биредә Ф. Җамалетдинова, Р. Рахмани, Д. Гарифуллин, Э. Миңнуллина кебек тәҗрибәле дә, башлап язучы шагыйрьләрне дә очратырга мөмкин. Шулай ук, Л. Лерон, З. Хәким, И. Диндаров, Р. Батулла һәм башка язучыларның чәчмә әсәрләре басылган. Журналның икенче өлеше исә М. Гаитов, Т. Галиуллин, Р. Бәдретдинов кебек авторларның публицистик язмалары белән таныштыра.

«Идел»нең иң бруталь май саны!
Әлеге сан популяр музыкант, блогер Раил Арсланов турындагы язма белән башланып китә. Ул иҗаты, узган авырлыклары һәм җиңүләре турында тәфсилләп сөйләр.
Татарстан районнарының иң яшь җитәкчеләренең берсе Радмир Беляевтан интервью.
Карьера темасын дәвам итеп, һөнәреннән хобби ясаган театр артисты Илсаф Нәҗипов иҗаты белән якыннан танышырсыз. Лэйна буларак танылган җырчының киенү стилен күзәтерсез. «Үзен һәр нәрсәдә сынаучы» Рүзәл Әхмәдиевны шагыйрь буларак ачырсыз.
Бу санда яман шеш чире турында бөтенләй башкача фикер.
«Идел»нең беренче саннары турында иң кызыклы фактлар.

Кыскасы, сезне бик мавыктыргыч һәм эчтәлекле язмалар көтә. Тизрәк журналларны алып укырга ашыгыгыз!