Центральная библиотека им. Г. Тукая

Гаилә учагы

Гаилә ныклыгын, өлкән буын белән мөнәсәбәтләрне чагылдыручы гаилә бәйрәмнәре традициягә кереп китте. Гаилә - ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер – берсен яраткан, бер – берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Ни генә булмасын, кеше узенең гаилә кочагында ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя.
Г. Тукай исемендәге уку һәм ял паркында «Яшьлегем чишмәләре» аралашу клубы өчен «Гаилә учагы» дип аталган әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Өлкән буын вәкилләре әлеге матур кичәдә үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм матур, тату гаилә коруның серләрен ачтылар .