Центральная библиотека им. Г. Тукая

Токмач кисү серләре

Татар халкы элек-электән аш-суга осталыгы белән дан тоткан, токмачлы аш ашап көн иткән.Мәҗлес-ашлар үткәргәндә дә токмачлы шулпа иң беренче итеп тәкъдим ителә.
Бүген "Гаилә" паркында шәһәрдәшләребезгә нәкъ менә токмач кисү серләрен ачарга булдык. Токмач кисү зур осталык сорый. Чөнки хатын-кызның уңганлыгы - токмачның калынлыгы, нечкә итеп киселүе белән билгеләнә.Камырны бик тырышып һәм җиренә җиткереп әзерләгәннәр. Безне бу эшкә әбиләребез, әниләребез өйрәткән. Без киләчәк буыннарга моны мирас итеп, өйрәтеп калдырыга бурычлыбыз.