Центральная библиотека им. Г. Тукая

Татарча да яхшы бел!

Татар телендә сөйләшү өчен кулланышта еш очрый торган сүзләрне өйрәнүне дәвам итәбез. Кешенең нинди булуын ничек әйтергә? Дәрестә без кешеләрне һәм аларның тышкы кыяфәтен, холкын сурәтләргә өйрәндек. Без гадәттә кешеләрне сыйфатлар кулланып тасвирлыйбыз, чөнки сыйфат предметның билгесен күрсәтә. Моның өчен башта яңа сүзләрне үзләштердек, аннан дөрес җөмләләр төзеп сөйләмгә чыктык.