Центральная библиотека им. Г. Тукая

Шагыйрә Клара Булатовага 88 яшь

Шагыйрә Клара Гариф кызы Булатова 1936 елның 18 мартында Татарстанның Сарман районы Татар Карамалысы авылында туа. Урта белемне 1954 елда Сарман урта мәктәбендә алып чыга. Шул ук елның көзеннән К.Булатова хезмәт юлын башлый.
1965–1969 елларда Клара Булатова Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Уку белән бергә иҗат эшен дә дәвам иттерә.
1967 елда студент кызның «Язлар алда» исемле лирик шигырьләре тупланган беренче китабы дөнья күрә. Университетны тәмамлаганнан соң, К.Булатова Әлмәт районының Яңа Кәшер урта мәктәбенә тел-әдәбият укытучысы булып эшкә килә. Гомумән, гомеренең кырык елдан артыгын ул балалар укытуга багышлый.
Клара Булатова – дистәдән артык шигъри китап авторы. Аның нигездә традицион татар шигыре калыбында иҗат ителгән лирикасында тормышта кайгы-хәсрәтен дә, сөенеч-шатлыкларын да күп күргән хатын-кыз шәхесенең хис-тойгылары, мәхәббәт кичерешләре, гомер турында, туган җир, заман, кеше язмышы, мәңгелек турында фәлсәфи уйланулары, сагыш-әрнүләре сурәтле чагылыш таба. Аның шигъри теле халыкчан гыйбарәләргә, отышлы чагыштыру-метафораларга бай булуы, фикер-хисләренең ихласлыгы белән үзенә тарта. Шагыйрәнең күп кенә лирик шигырьләренә Татарстан һәм Башкортстан композиторлары тарафыннан музыка язылган.

1970 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре:
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
1994 — Рафаил Төхфәтуллин премиясе
2007 — Саҗидә Сөләйманова премиясе — «Әрнү» китабы өчен
2015 — Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты
2019 — Татарстанның халык язучысы