Центральная библиотека им. Г. Тукая

Язучы Шамил Нәфигулла улы Шәйдуллинның тууына 85 ел

Язучы, шагыйрь, публицист, детектив жанры остасы Шамил Нәфигулла улы Шәйдуллинның тууына 85 ел.

Шамил Нәфигулла улы Шәйдуллин 1939 елның 13 мартында ТАССРның Яңа Чишмә районы Сөлчәбаш авылында туган. Башлангыч һәм урта белемне алгач, Чистай сәгать заводында эшли башлый, көйләүче һәм цех профсоюзы рәисе вазифаларын башкара. Бер үк вакытта завод каршындагы һөнәри-техника училищесын һәм Чистайның кичке урта мәктәпне тәмамлый. Шуннан соң милиция һәм закон саклау оешмаларында хезмәт итә, комсомол юлламасы белән Төркестанның Ислотань шәһәре милициясенә оператив эшкә җибәрелә.

1974 елда, КамАЗ төзелеше башлангач, Шамил Шәйдуллин Татарстанга кайта, Чаллы шәһәрендә эчке эшләр бүлегендә җинаять эшләрен тикшерү җитәкчесе, Алабуга шәһәрендә милиция штаб башлыгы, Менделеев шәһәрендә район милициясе башлыгы булып хезмәт итә. 1995 елда милиция подполковнигы дәрәҗәсендә эшләүдән туктый.

Милиция майоры, Хезмәт ветераны Шамил Шәйдуллин 1995 елдан Рәсәй һәм 1996 елдан Татарстан язучылары берлеге әгъзасы була.

Татар әдәбиятында Шамил Шәйдуллин үзенең детектив әсәрләре белән мәгълүм. Аның татар һәм рус телләрендә 10 китабы чыга, шулар арасында «Көтелмәгән очрашулар» исемле юрист язмалары (1988), «Сөембикә шәмдәле эзеннән» исемле романы (1992), «Иблис оҗмахы» (2002), «Бүре өнендә» (2013) һәм тагын дистәгә якын китабы бар.