Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Рәхмәтлемен сиңа язмыш..."

Гаилә - тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер -
береңне хөрмәтләп, бер - береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы. Төн
- көн белән, ай - кояш белән, җир - күк белән, җан тән белән бер-берсен тулыландырган, камилләштергән кебек, ир белән хатын да бер-берсен камилләштерә, бер-берсен тынычландыра, бәхетле итә. Бүгенге
кунакларыбыз нәкъ менә шундыйлардан. "Кама таңнары" әдәби берләшмә язучысы
Мирзанур Шәймурзин Мирзаһит улы шигырьләр язса, аның тормыш иптәше -
хатыны Гөлсинә Шәймурзина ул иҗат җимешләрен көйгә салып аларны тамашачы
хозурына җиткерә. һәм оныклары исә әлеге шигырьләрне матур итеп укый.
Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында әлеге гаилә белән якыннан танышып, серләшеп, аралашып бик күркәм кичә үтте. Шәймурзиннар гаиләсе тамашачы ларыбызның күңелләренә бик хуш килде.