Центральная библиотека им. Г. Тукая

Хәтәр килә, хәтәр китә, хәтер кала

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. Бу көн тарихыбызда иң фаҗигале даталарның берсе. Моннан 79 ел элек, 1941 елның 22 июнендә канкойгыч Бөек Ватан сугышы башлана. Берничә буын кешеләренең язмышын җимергән хәсрәтле көн, аның дәвамы булган 1412 көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышы бик күпләрнең күңел түрендә мәңгелек яра булып сулкылдый.Төзәлми дә, кимеми дә бу яра.

Үзәк китапханәдә «Хәтәр килә, хәтәр китә - хәтер кала!»/ «Память народа» дип исемләнгән күргәзмә-инсталляция әзерләнде. Килегез, күрегез, сугыш корбаннарын онытырга хакыбыз юк.