Центральная библиотека им. Г. Тукая

Бездә Башкортстан кунаклары

Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында Башкортстан республикасы Туймазы шәһәреннән килгән китапханәчеләр өчен квиз-экскурсия уздырылды. Очрашу барышында әдәби сорауларга җаваплар алып, Тукай паркының әдәби геройлары белән танышып, мәгълүматларга тулы булган экскурсия бик тә кызыклы узды. Габдулла Тукай премия иясе Фирдәвес Хановның чыгышы, әлеге очрашу барышын тагын да тулыландырды, баетты.