Центральная библиотека им. Г. Тукая

Укырга ярата иде

Бүгенге көндә илебез иминлеге өчен гомерләрен биргән батыр ир-егетләр турында күп языла. Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә шундый каһарман егетләребезнең берсе, Украинадагы махсус хәрби операция барышында һәлак булган – Шәүкәт Маняпов истәлегенә күргәзмә эшли. Күргәзмә Шәүкәтнең әтисе Шакир абый тырышлыгы белән ясалды. Биредә шәһәрдәшләребез егетнең тормышын, көрәш юлын, батырлыгын чагылдырган фотосурәтләр, газеталарда басылып чыккан мәкаләләр белән таныша алалар.