Центральная библиотека им. Г. Тукая

Газиз халкым, Сабантуең җитте, Чал тарихлы милли бәйрәмең

Сабантуй – сагынып һәм елның котлы булуын теләп алынган иң хөрмәтле бәйрәм-туй. Ул безнең көтеп алган зур милли бәйрәмебез. Туган тел, газиз җырлар кебек, бу бәйрәм дә гасырлар буе халкыбызның рухи бердәмлеген ныгыткан, иң авыр чакларда күңелен күтәргән, шатландырган, юаткан. Узган Сабантуйлар хатирәсе, яңа Сабантуйларны көтеп алу хисләре безнең күңелләребездә гомер буе тылсымлы көч булып яши.
Үзәк китапханәдә “Газиз халкым, Сабан туең җитте, Чал тарихлы милли бәйрәмең...” дип аталган күргәзмә-инсталляция әзерләнде. Күргәзмәдә татар халкының милли бәйрәменең тарихын чагылдырган китаплар, шигырьләр һәм халкыбызның милли бизәкләре урын алды.