Центральная библиотека им. Г. Тукая

Библиотека как часть истории нашего города

Бүген үзәк китапханәдә 14 лицейның "Данлы традицияләрнең варисы" туган якны өйрәнү отрядына йөрүче укучылары экскурсиядә булдылар. Укучыларны китапханәбез белән якыннан таныштырып, аларга үзебезнең эшчәнлегебез хакында сөйләдек. Соңыннан бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның тууына 225 ел тулуга багышланган викторина уздырдык.Укучылар шагыйрь иҗатын яхшы белүләрен күрсәттеләр.