Центральная библиотека им. Г. Тукая

Сабантуйлар җитсә


Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй – ул халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме. Әлеге шатлыклы көн уңаеннан Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында түбәнкамалылар һәм шәһәребез кунаклары өчен кече сабантуй бәйрәме оештырылды. Бәйрәм мәйданында һәркем үзенә кирәкле шөгыль тапты: кемдер милли уеннарда катнашса, берәүләр җыр башкарды, икенчеләре күңелле вакыйгаларны күзәтеп рәхәтләнеп ял итте. Әлбәттә, беркем дә сабантуеннан бүләксез китмәде.