Центральная библиотека им. Г. Тукая

Туган җирем - бишегем

"Сибур" предприятиесендә эшләүче казах милләтеннән булган яшьләр өчен китапханәбездә Казахстан Республикасы Актүбә яшьләр китапханәсе белән телемост аша "Туган җирем - бишегем" дип исемләнгән әдәби-музыкаль очрашу узды. Язучы Саги Җиенбаевның тууына 90 ел тулу уңаеннан оештырылган очрашу барышында казах телендә шигырьләр укылды, җырлар яңгырады, хезмәттәшләребез безне үз эшчәнлекләре белән таныштырып виртуаль экскурсия уздырдылар.
Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданины, язучы Фәтхулла Абдуллин казахчага тәрҗемә иткән әсәреннән өзекләр укып, яшьләр белән казах телендә аралашты.
Казахстан Республикасы белән берлектә үткәрелгән әлеге чара барышындагы дуслык күпере ныклы, тотрыклы һәм дәвамлы булсын дигән теләктә калабыз.