Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Ак каламның шигъри аһәңнәре”

Г. Тукай исемендәге үзәк китапханә “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе язучылары белән берлектә “Әдәби десант” проекты кысаларында Колмакчы авылына юл тотты. “Ак каламның шигъри аһәңнәре” әдәби-музыкаль кичә барышында Р. Имаев, Г. Ибатуллина, Н. Тукмачев, Ф. Сабирова, А. Сафина, Р. Набиуллина үзләренең тормыш һәм иҗади юллары белән таныштырдылар. Колмакчы авылы җирле үзидарә башлыгы чыгышы белән башланып, язучыларның шигырьләре дулкынында узган бу очрашу бик күңелле узды. Әлеге шигъри дулкыннар кочагында кемдер яшьлеген искә төшерде, әниләрнең җылы назларына төрелде яисә рәхәтләнеп бер елмаеп алды.

Колмакчы авылы халкының шигърияткә сусаганлыгы, аларның йотылып тыңлавында күренде. Әдәби-музыкаль кичәдән бары уңай тәэсирләр алып, авыл халкы өйләренә таралды.