Центральная библиотека им. Г. Тукая

Мәдәни җомга

Олуг шәхесебез Гомәр Бәшировның тууына 115 ел тулу уңаеннан үткәрелгән “Күңел хәзинәләрен ачканда”,- дип аталган кичәбезне дәвам иттек. Анда язучы, “Кама таңнары” берләшмәсе җитәкчесе Абдуллин Фатхулла Абдуллович, шагыйрә, “Кама таңнары” берләшмәсе әгъзасы Баязитова Нәфисә, әдәбият сөючәләр һәм 8 нче мәктәп укучылары катнашты.

Кичәне китапханәче Сафина Г. К. ачып җибәрде. Ул бөек язучы Г. Бәшировның иҗат эшчәнлеге белән таныштырды һәм сүзне Фатхулла Абдуллинга бирде. Ул Казанда язучылар берлеге  тарафыннан үткәрелгән, Г.Бәшировка багышланган кичәнең хәтирәләре белән бүлеште.

Шагыйрә Нәфисә Баязитова үзенең эшчәнлеге турында сөйләде. Үзе иҗат иткән шигырьләрен укыды. Кичәдә катнашучылар ике язучыга да үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Кичә бик күңелле үтте.