Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Иң назлы җан – Әнием син икән”

Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Яшьлегем чишмәләре” аралашу клубының чираттагы “Иң назлы җан – Әнием син икән” әдәби-музыкаль очрашу узды. Татар әдәбиятында әниләр темасын яктыртмаган бер генә язучыда юктыр мөгаен. Әниләребезгә багышланган шигырьләрне укып, җырлар башкарып, әдәби викториналарга җаваплар табып, табышмаклар, мәкалләр ярдәмендә бераз фикер йөртеп әдәби-музыкаль очрашуыбыз бик күңелле узды. 5 китап авторы Р. Вәлиева очрашуга 90 яшьлек әнисе Халисә ханым белән килеп, аңа багышланган шигырьләрен укыды.

Халисә ханым үзедә шигырьләр яза. Ул язган “Ана күңеле” шигыре залда утыручыларны битараф калдырмады.

Әлбәттә, аралашу клубына йөрүчеләрнең күпчелеге инде үзләредә әниләр. Тик йөрәгебезнең иң түрендә, ничә яшьтә булуыбызга карамастан, безне тапкан, баккан, кеше иткән-Әниләр.

Һәркем очрашудан күңел тынычлыгы, илһам алып, рәхәтләнеп ял итте.