Центральная библиотека им. Г. Тукая

Бабам батырлыгы

Количество посещения: 25

Бүген "Яшьлегем чишмәләренең" чираттагы әдәби-музыкаль очрашулары узды. Бөек Җинүнең 79 еллыгы уңаеннан үткәрелгән кичә, иң беренче чиратта, батырлык, намус һәм кыюлык бәйрәме, халыкның бердәм булуы никадәр мөһим икәнен искә төшерә, чөнки, нәкъ менә бергә берләшеп Ватанны яклау илебезгә җиңү алып килде.
Шулай ук бүген 15 май - Халыкара гаилә көне уңаеннан "Очар өчен пар канат кирәк" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. "Яшьлегем чишмәләре" төркеме өчен төрле интеллектуал уеннар оештырылды.