Центральная библиотека им. Г. Тукая

Тормыш китабы

Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-бабалар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче.
Бүген бездә кунакта, Татарстан Республикасының атказанган артистлары, халкыбызның яраткан зыялы җырчылары, сәхнә йолдызлары, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар.
Гадәттә, алар әңгәмәләрдә бергә катнаша, тамашачы да Динә янәшәсендә Рафаэль Латыйповның булуына күнеккән. Ләкин безгә бүген Динә Латыйпова китап авторы буларак ачылды. Кулга каләм алуга ни этәргән? Китапларында – үз язмышымы? Иҗат аңа ни өчен кирәк? Без әнә шуларны белештек.