Центральная библиотека им. Г. Тукая

Иҗатчыларга мәйдан!

Иҗатчыларга мәйдан!

          2016 ел Кино елы һәм – Идел һәм Кама су тыюлыгы елы (Год водоохранных зон Волги и Камы) дип иглан ителсә дә Татарстан һәм Түбән Кама халкы өчен кадерле булган ике  дата бар! Ул да булса бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгы һәм Түбән Камага шәһәр статусы бирелгәнгә -50 ел.

Бу ике вакыйганы үз өченә алган шәһәр һәм район күләм чараларның берсе - сәнгатьле уку конкурсы. Шуның шартларына тукталып түбәндәгене әйтәсе килә.

Конкурс исеме “Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең” дип аталса да, Тукай шигырьләре белән бергә Түбән Камага багышланган әдәби әсәр дә чыгыш ясаучының репертуарында булырга тиешь. Ягъни, конкурсант ике әсәрне татар яисә рус телендә 5 минут өчендә сәнгатьле итеп укып, матур тавыш, дикция ачыклыгы, әсәрнең өчтәлеген  аңлап, тыңлаучының күңеленә үтәрлек осталык күрсәтеп, жюри агъзаларының игътибарын  үзенә җәлеп итергә тиешь.

Конкурсантларның яшенә килгәндә – яшь буенча чик кую каралмаган. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм 8 яшьтәгеләр – беренче номинация конкурсантлар төркеменә керә. Аннан соң 9-13, 14-19,  20  һәм аннан да өлкән яшьтәгеләр төркеме.

Конкурс өч турдан узачак. 1 тур – балалар бакчаларында, мәктәп һәм башка уку йөрарында, оешмаларда һәм предприятияләрдә уткәрелә. Тукай ис. үзәк китапханәдә 21 - 25-нче мартта заявкалар нигезендә (аларны 18 мартка кадәр үзәк китапханәгә тапшырырга кирәк) үзачак икенче турда беренче турда һәр яшь номинациясендә 1, 2, 3-нче урын яулаган декламаторлар нәфис укуда “көч” сынашачак.  Өченче турга узганнар арасыннан иң оста сәнгатьле укучылар билгеләнәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Шигърият бәйрәмендә 26 апрельдә булачак.

Шулай ук, 1-4, 5-8, 9-11 сыйнф укучылары арасында 1-нче дәрәҗәле Диплом ияләренә Казан шәһәренә барырга юллама биреләчәк. Алар анда Г. Тукай исемендәге VI Бөтенроссия сәнгатьле уку конкурсында катнашып Түбән Кама йөзен яклап чыгыш ясыячаклар.

Конкурсантларга репертуар сайларга ярдәмгә Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә татарстан язучылары, ә Кол Гали ис. милли китапханәдә җирле язучыларының Түбән Кама шәһәренә багышланган әсәрләре тупланган күргәзмәләр төзелде.

Камбиева Р.Г. – Г. Тукай ис. үзәк китапханәнең методик бүлеге мөдире.