Центральная библиотека им. Г. Тукая

Каләм тибрәтүчеләр, ярышка!

Каләм тибрәтүчеләр, ярашка!

“Әй, күп тә соң безнең горурланырдай кешеләребез! Алар беркайчан “менә мин” дип тормыш сәхнәсенә, күренекле урыннарга чәчрәп чыкмаслар. Күп вакыт алар басынкы, тыйнак, түземле. Алар тормышның ыбыр-чыбырын куәтле җилкәләре белән ерып, туктаусыз хезмәт мәйданында кала бирәләр. Без яшәгән шушы дөньяның нигезләрен ныклы итеп, мәңгелек итеп төзеп баралар.

Тормышның хәтәр борылышларына шушы кешеләрнең мәрмәр бюстларын ясап куярга иде. Җиңел юлларга, буш бизәкләргә алданып үтеп баручылар шуларга бер карау белән ихтирам һәм бәхетнең төп чыганагы бары тик тырыш хезмәт кенә икәнлеген аңлар иде...” – дип яза Түбән Кама шәһәрендә 1966 елдан алып күп еллар экономист, “Социалистик Татарстан» газетасының Түбән Кама төбәгендәге үзхәбәрчесе, эшче яшләр кичке мәктәбендә математика укытучысы, төзелештә инженер, «Нефтехим» хезмәткәре, халык театры режиссеры һәм шагыйрь, прозаик, драматург буларак безгә таныш булган Рахмай Хисмәтуллин.

Түбән Камада хезмәт кешесенә һәйкәлләр юк дип язмакчы идем, тукталып калырга туры килде – Николай Лемаев һәм Евгений Королев бюстлары күз алдына килеп басты. 

Әммә, сүздән дә куелган һәйкәлләр  бар бит! Җирле, якташ язучыларыбыз, Түбән Кама удар төзелешенә төрле төбәкләрдән килеп, киләчәктә зур шагыйрь-әдипләр сафын тулыландырган шәхесләр, шәһәргә кунакка гына килеп төзелешнең масштабын күреп, сокланып әдәби әсәрләр тудырган Россия, Татарстан язучыларының китаплары шәһәр үсешен, аның тырыш кешеләрен, табигать күренешләрен сүрәтләп, киләчәк буыннарга мирас итеп калдырдылар.

Бүгенге көндә дә бу эш дәвам итә. Ел саен бер-бер артлы каләм осталарының китаплары дөнья күрә. “Кама таңнары” агъзаләре арасыннан 48 авторның 125, ә 28 “Данко”чыларның 44 китабы бар.  Бу китапларның күбесендә Түбән Кама темасы урын алган.

Әдәби оешмаларга йөрүчеләр белән рәттән язырга дәрте һәм дәрманы булган кешеләрнең осталыгын күрсәтеп торучы ысулларның берсе – муниципалькүләм әдәби конкурслар. Түбән Камада алар шәһәрнең юбилей көннәре алдыннан даими оештырыла. Шәһәребезгә ярты гасыр тулу уңаеннан “Һәйкәл куям сиңа сүзләрдән” дип исемләнгән әдәби конкурс игълан ителә.

Конкурста 18 яшьтән алып язу эшенә сәләтле һәм конкурс шартлары белән килешкән һәр кеше катнаша ала. Проза, поэзия, публицистика номинацияләре буенча татар һәм рус телләрендә конкурска тапшырылган әсәрләр каралачак һәм жюри тарафыннан һәрбер номинациядә җиңүчеләр билгеләнәчәк. Иң яхшы дип табылган әсәрләр нигезендә китап бастырылачак. Бүләкләү тантанасы шәһәр музеенда 15 сентябрьдә 16.00 сәгатькә планлаштырылган.

Конкурс материаллары заявка белән 8 апрельгә кадәр Тукай ис. үзәк китапханәдә кабул ителә (басма һәм электрон рәвешендә. Электрон адрес Nk.MO@tatar.ru). Конкурс шартлары һәм заявка формасы һәр китапханәдә бар.

Иҗат уңышлары телибез!

Р.Г. Камбиева – Г. Тукай ис. үзәк китапханәнең методик бүлеге мөдире.