Центральная библиотека им. Г. Тукая

Родина/Ватан

  Бүген үзәк китапханә хезмәткәрләре Н.В.Лемаев исемендәге нефть-химия һәм нефть эшкәртү көллияте студентлары белән берлектә «Родина»/«Ватан» дип аталган квиз-уен үткәрделәр. Чарада катнашучылар Татарстан шәһәрләрендәге истәлекле тарихи урыннар, һәйкәлләрнең кайда урнашуын, күренекле шәхесләрне, милли бәйрәмнәребезне, мәкаль-әйтемнәр, Бөек Җиңү турында җырларны искә төшерделәр.«Пушкин картасы» белән үткән квизда студентлар бик теләп катнаштылар һәм үзләренең бай мәгълүматлы булуларын күрсәттеләр.