Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Хыял белән өмет алга дәшә”

    Г. Тукай исемендәге үзәк китапханә әдәби десант проекты кысаларында “Шәфкатлелек” теркәкләндерү үзәгендә Анастасия Усачева Тимофей кызы иҗатына, тормышына багышланган “Хыял белән өмет алга дәшә” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә уздырды.

   Анастасия ханым узган гомер юлына күз салып, иҗатының , тормышының төрле юнәлешләрен яктыртып, “Сүрәкә” ансамбле солистларының җырлары белән үрелеп барган кичә бик җылы узды.

   “Кама таҗнары” әдәби берләшмәсеннән килгән каләмдәшләре Н. Тукмачев, Ф. Сабирова, Р. Вәлиеваның чыгышлары кичәне тагында тулыландырды.

   Анастасия Тимофеевнаның иҗат кичәсенә килгән дуслары, туганнары, укучылары тормыш истәлекләренә тукталып кызыклы хатирәләрне искә төшерделәр.

   Тамашачылар әдәби – музыкаль кичәдән илһам алып, рәхәтләнеп ял иттеләр.