Центральная библиотека им. Г. Тукая

Татарча да яхшы бел!

Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
Шәйхи Маннур

"Татарча да яхшы бел!" проекты үз эшен дәвам итә. Әлеге очрашуда өйрәнелгән лексика ныгытылып, өйгә бирелгән эшкә нәтиҗә ясалды. Бүгенге дәреснең темасы- саннар. Сөйләмдә еш кулланылучы тәртип санына тирәнерәк тукталып, кушымчаларын дөрес ялгау, алар белән җөмләләр, диалог төзү кебек эшләр алып барылды. Коммуникатив биремнәр эшләнде.