Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Каз өмәсе авыл бизәге”

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә аралашу клубы “Яшьлегем чишмәләре”нең чираттагы “Каз өмәсе авыл бизәге” әдәби-музыкаль очрашуы узды.

Каз йолкалар кызлар, алар өчен

Каймак пешә һәрбер ызбада.

Егетләрнең күзе төшмиме соң

Утырмага килгән кызларга.

Әйе, ноябрь ае авылларда каз өмәләре белән данлыклы. Борынгыдан килгән гореф гадәтләрне искә төшереп, әдәби әсәрләрдән өзекләр укылып, “Йөзәк салыш”, “Түбәтәйле” уеннары белән үрелеп барылган әдәби-музыкаль очрашу бик күңелле узды. Очрашуга килгән һәр тамашачы үзе дә катнашып тагын да күбрәк күңел күтәренкелеге алды. Ял сәгатьләрен, узганнарны искә төшереп, алдагысын күз аллап, бик матур уздырдылар.