Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Мәсәл укыйк, асылына төшеник"

Тукай… Йөз меңнəрчə кешелəр зур горурлык һəм илаһи мəхəббəт белəн телгə алалар бу исемне. Халкыбызның йөзен, рухи асылын чагылдыручы мактанычлы улларыннан берсе Габдулла Тукай еллар үткəн саен биеккəрəк күтəрелə бара, татар галəмендə халыкка хезмəт итү ягыннан аңарчы тиңдəше булмаган маяк булып балкый.
Мәсәлләр – кечкенә гыйбрәтле хикәяләр. Мәсәлләр ике өлештән тора. Беренче өлешендә хикәяләү килә. Бу өлеш әкияткә яки мәзәккә охшаш. Икенче өлешендә – сабак була. Ягъни акыл, әдәп, әхлакка өйрәтә торган фикер үткәрелә. Бүген сезнең игътибарга Тукайның "Төлке һәм йөзем җимеше "дип исемләнгән мәсәлен тыңларга тәкъдим итәбез.