Центральная библиотека им. Г. Тукая

Светофор көненә багышланган әдәби сишәмбе

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре "Китаплы җәй" проекты кысалары эчендә балалар шифаханәсе мәйданында 5 август - светофор көненә карата чираттагы очрашуны уздырды. Юл кагыйдәләрен яктырткан әдәби әсәрләрдән төзелгән викторина сорауларына очрашу вакытында бик теләп җавап бирделәр. Мавыктыргыч кызыклы уеннарда балалар теләп катнаштылар һәм юл кагыйдәләренә карата булган белемнәрен тагын да тирәнәйттеләр. Өлкәннәргә, алда торган президент сайлаулары турында мәгълүмат бирелде. Десертка, һәр теләгән кеше "Мин кулыма китап алам" күргәзмәсеннән бүләккә китап сайлап алды. 79 китап үз укучысын тапты.