Центральная библиотека им. Г. Тукая

Шагыйрь җаны

Бүген «Яшьлегем чишмәләре” аралашу клубында кунакта, Сарман районы Иске Имән авылында дөньяга килгән Мөнҗия Хәлимова!  Ул бернәрсәгә дә битараф түгел, табигатьнең һәр бизәгенә, һәр фасылына сабый балаларча соклана һәм шуны үзенчә күреп, үзенчә тоеп, оста рәссамнарча, шигъри тел белән нәфис итеп сурәтләп бирә. Нинди генә тема булмасын аның шигъриятеннән сафлык вә нур бөркелеп тора. Шигырьләрен уку- рәхәтлек бирә, тирә – як кинәт яктырып, төрле төсләргә керә шикелле. Шулай нәфис, матур итеп язар өчен үз күңелеңдә дә ихласлык, сафлык, гүзәллек булырга тиештер мөгаен.