Центральная библиотека им. Г. Тукая

Мин татарча укыйм

Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә дүртенче тапкыр «Мин татарча укыйм!» дип аталган муниципаль бәйге үткәрелде. Конкурс туган телебез - татар телендә аралашучы һәм татар әдәби, әдәби әсәрләрдән өзекләр укып, китапларга кызыксыну уяту максатыннан оештырылды. Бәйгедә барлыгы 30 кеше көч сынашты. Катнашучылар Факил Сафинның балалар өчен язылган шигырьләрен, проза әсәрләрен һәм финалда зурлар өчен язылган лирик әсәрләрен укыдылар.
20 яшьтән өлкәнрәкләр арасында
I урын - Федорова Миләүшә Ришат кызы
II урын - Минсафина Гөлназ Гыйльметдин кызы
III урын - Мостафина Рәмзия Сөләйман кызы
20 яшькә кадәрге катнашучылар арасында
I урын Сафиуллина Алия Фәрит кызы
II урын Хәлиуллина Миләүшә Фәрит кызы
III урын Холбутаева Диләрә Наил кызы җиңү яуладылар.