Центральная библиотека им. Г. Тукая

Мәдәни җомга

Мәдәни җомга 22.01.16

Мәдәни җомганың чираттагы  кичәсе күренекле язучы Гомәр Бәшировның тууына 115 ел тулу уңаеннан үткәрелде. Ул “Күңел хәзинәләрен ачканда”, -дигән исем астында узды. Анда язучы, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзасы, 3нче мәктәптә шахмат буенча тренер Гаптуллин Нурулла Гаптуллович  һәм  төрле мәктәп укучылары катнашты. Язучы үзенең эшчәнлеге белән таныштырды. Сугыш вакытында батырларча һәлак булган әтисенең каберен эзләп табуы турында сөйләде. Укучылар Бөек Ватан  сугышы турындагы хәтирәләр белән һәм бигрәк тә Ленинград фронтында булганы белән кызыксындылар, үзләре биргән сорауларга төгәл җавап алдылар.

Ул кыскача Гомәр Бәшировның биографиясен һәм аеруча игътибарга лаек булган әсәрләре турында әйтеп китте. Татар язучылары арасында үзе исән чагында ук дан-хөрмәтне белеп, тоеп яшәүчеләр күп түгел Г. Бәширов шул бәхетле язучыларның берсе. Яше белән дә, саллы хезмәте, әдәбиятта тоткан урыны белән дә безнең олуг аксакалыбыз, ягъни халык үзе аңардан киңәш сорап мөрәҗәгать итәрлек акыл иясе.

Кичә барысына да ошады. Тагы очрашырбыз дигән теләктә таралыштылар. Барлыгы 16 кеше булды.