Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Хәтер бураны"

Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Яшьлегем чишмәләре” аралашу клубының “Хәтер бураны” әдәби – музыкаль очрашуы узды. Октябрь революциясенең 100 еллыгы кысаларында узган әлеге очрашу “Хәтер бураны” китап күргәзмәсенә куелган әдәби әсәрләрдән өзекләр укылып, туган телебезгә багышлап язылган шигырьләрне тыңлап, җыр, бию һәм “Капкалы”, “Чабаталы” уеннары белән үрелеп барды.

Тарихи ядкарьләр белән әдәби чолганышта узган әлеге очрашу мизгелләре күңелләрне күтәреп, шатлыклы хатирәләрне яңартты.