Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Кул эшли, күңел шатлана”

Г. Тукай исемендәге үзәк китапхәнәдә “Кул эшли, күңел шатлана” дип исемләнгән картина – күргәзмә тәкъдим итү кичәсе узды. Кичәнең беренче өлешендә ханымнарның гүзәллек, матурлыкның күзләрне генә иркәләп калмыйча, күп кенә чирләргә шифа китерүе хакында әңгәмә корып, бу темага карата шигырьләр укылса, икенче өлеше тулысы белән кул эшләре турында барды. “Гүзәллек остаханәсе” күргәзмәсенә куелган китаплар, журналларга күзәтү ясалды. “Кул эшли, күңел шатлана” - картина күргәзмәсендә эшләре урын алган Кадрия Гәрәф кызы осталык сәгәте уздырды. Ефәк кызыл лентадан түшкаптырма үрнәген ясап, күпләрне сокландырды. Очрашу мизгелләре күңелле узды. Киләчәктә шушы матурлыкны үз куллары белән ясарга теләк белдерүчеләрне китапханәнең остаханә аланында көтеп калабыз.