Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Сөмбелә уңыш китерсен...”

Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Яшьлегем чишмәләре” аралашу клубының “Сөмбелә уңыш китерсен...” әдәби – музыкаль очрашуы узды. Сөмбелә бәйрәме басу, бакчалардан уңыш җыеп алганнан соң бәйрәм ителә. Әлеге бәйрәмгә карата язылган шигырьләр, табышмаклар, мәкальләр, әдәби викториналар, җырлар белән үрелеп барды. Өлкәннәр белән оештырылган аралашу клубы кысаларында узган әлегә очрашу мизгелләре күңелләрдә озак сакланыр.