Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Бизмәннәрдә – вакыт”

Кичәгә шагыйрә “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзасы Ралия Каримова һәм төрле мәктәпләрдән, музыка көллиятеннән укучылар килгән иде. Алар Ралия Каримованың шигырьләрен тыңладылар, әдәби тәрҗемәсен укыдылар. Беренче татар календарьлары турында сөйләштеләр. Аның беренче төзүчесе – Каюм Насыйри булган.

Каюм Насыйриның фольклор фәнендәге эшчәнлеге төп өч юнәлештә бара. Үзе чыгарган календарьларда, сүзлекләрдә һәм җыентыкларда К. Насыйри халык иҗатын урнаштыруга зур игътибар бирә. Халык тәҗрибәләре, төрле сынамышлар еш кына ритм һәм рифмага салынган.

         К. Насыйри 1871 елда ярым журнал храктерындагы еллык өстәл календаре чыгара башлый. “Казан календаре”соңрак, 1878 елдан “Календарь» - 1897 елга кадәр чыгарыла. Анда әдәби һәм фәнни, фольклор материаллары белән берлектә, әдипнең тормыш – көнкүреш өчен дә кирәкле мәгълүматлар да (мисалга, ашлык, йон бәяләре, Идел һәм Камада йөрүче пароход расписаниеләре һ.б.) бастыруы мәгълүм.

         1881 нче елгы календаренда ул “Казан бәете”, “Шаһгали бәете” кебек әсәрләрне, Казан шәһәренең салынуы, Кабан күле һ.б. турында халыктан язып алган күп кенә риваятьләрне урнаштыра. 

         Кичә укучыларга ошады. Шагыйрәгә иҗат уңышлары теләп, төгәлләдек.