Центральная библиотека им. Г. Тукая

Рәмзи Ибраһим улы Илялов 100 ел

Язучы, публицист, Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рәмзи Ибраһим улы Иляловның тууына 100 ел (1923–2009)

Рәмзи Ибраһим улы Илялов 1923 елның 13 декабрендә Башкортстан АССРның Баймак районы Тимәс авылында туа. 1940 елда Яңавыл урта мәктәбенең 10 сыйныфыннан Ташкентка, укчы-бомбардировщиклар авиамәктәбенә укырга китә. 1942 елда штурман итеп фронтка җибәрелә. Унсигез сугышчан очыш ясый. Смоленск өлкәсе Котовичи станциясе янында дошман һөҗүменә дучар була. Контузия ала. Шуның аркасында 11 нче мотоукчылар бригадасына күчерелә. 1942 елның 7 июлендә тагын яралана. Бу бәрелештә 20 кешедән өчесе генә исән кала. Рәмзи Илялов байтак еллар һәлак булганнар исемлегендә йөри. Сугышчан юлы 1945 елның маенда НКВД гаскәрләрендә тәмамлана. Рәмзи Ибраһим улы Илялов – I дәрәҗә Ватан сугышы Ордены, III дәрәҗә Дан Ордены иясе.

Рәмзи Илялов сугыштан соң НКВДның Уфадагы район бүлегендә эшли. Экстерн тәртибендә ике ел укып, 1947 елда Казан педагогия институтының тарих-филология факультетын, 1949 елда СССР Тышкы эшләр министрлыгының Югары дипломатия мәктәбен тәмамлый. 1949 елдан 1968 елга чаклы «Учительская газета», «Советский спорт», «Советская торговля», «Советский патриот» газеталары хәбәрчесе булып эшли.

1968 елда Совет гаскәрләренең Чехословакиягә бәреп керүенә ризасызлык белдергәне өчен партиядән чыгарыла. 21 елдан соң яңадан кабул ителә. Словакия Республикасы Президенты Михаил Ковач, шул вакыйгаларга мөнәсәбәтен белдереп, Р. И. Иляловка 1997 елның 20 августында Братиславадан җибәргән хатында: «...Сезнең гражданлык кыюлыгыгыз, азатлыкка, демократиягә һәм кешеләр шәхесенә карата булган олуг ихтирамыгыз өчен ихлас күңелдән рәхмәтемне җиткерәм», дип язган.
Рәмзи Иляловның иҗаты 1950 елда «Учительская газета»да басылган «Сад над Волгой» дигән очерктан башлана. Ул нигездә рус телендә яза. Р. И. Илялов — «Сокол не прячется в стае», «Наган остается в кобуре», «Джигит рождается в седле», «Батыр уходит в легенду», «Детектив вторгается» дигән повестьлар авторы. Болар – реаль чынбарлыкны чагылдырган әсәрләр. Автор геройларның характерын, психологиясен көтелмәгән сынаулар, дәһшәтле вакыйгалар аша ача.

2009 елның 11 августында Рәмзи Ибраһим улы Илялов вафат була.