Центральная библиотека им. Г. Тукая

Әхмәтгәрәй Сибгатулла улы Хәсәнинең тууына 140 ел

Татар китабы эшлеклесе, әдип, тәрҗемәче, нашир Әхмәтгәрәй Сибгатулла улы Хәсәнинең тууына 140 ел (1883–1934)

Совет хакимияте елларында татар тарихыннан бөтенләй сызып ташланган мәшһүр мәгърифәтче Әхмәтгәрәй Хәсәни шәхесе тарихыбызда зур урын алып тора.
Әхмәтгәрәй Сибгатулла улы Хәсәни 1883 елның 15 декабрендә хәзерге Әтнә районы Түбән Көек авылында, сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килә. 1888 елны әлеге гаилә Казанга күченә. Әхмәтгәрәй заманы өчен җитеш белем ала, татар яшьләре арасында русча мәгълүматлы булуы белән таныла. 1910 елда ул басмаханә эшен өйрәнеп, Европа буйлап йөри: Швейцария, Польша, Германия, Франциядә була, андагы иң алдынгы газета һәм журналлар эшчәнлеге белән таныша. Ә. Хәсәни, татар һәм рус телләреннән тыш, төрек, алман телләрен камил белә, гарәп һәм француз телләре белән яхшы таныш була. Әлеге киң эрудицияле шәхес татар, рус, төрек, француз әдәбиятларын кызыксынып укый, өйрәнә.

1907 елда Ә. Хәсәни дусты Г. Рәхмәтуллин белән «Гасыр» китап нәшриятын оештырып җибәрәләр. Әлеге нәшрият 153 татар китабын басмага әзерли. Аларның зур күпчелеге тәрбияви характерга ия булган фәнни-популяр китаплар, рус язучыларының тәрҗемәләре. «Гасыр» нәшрияты өч томлык фольклор әсәрләре җыентыгын, татар грамматикасына кагылышлы хезмәтләр, татар язучыларының портретлары төшкән почта открыткалары һәм, хәтта, татар матбагачылык тарихында беренче тапкыр, аш-су әзерләргә өйрәтүче китап бастырып чыгара.

Әдәбиятта Ә. Хәсәни «Г. Ильяс» псевдонимы астында билгеле. Аның 1907 елда чыккан, рус әдәбиятындагы мотивлар буенча язылган бер актлы «Денщик Гали», «Хат болгатты» исемле комедияләре әлеге псевдоним белән чыга. Бу комедияләр күп еллар татар театр труппаларының репертуарында була. 1914 елда Ә. Хәсәнинең халык әкиятләре мотивлары буенча язылган «Батыр тегүче һәм үги ана» дип исемләнгән балалар өчен хикәяләр җыентыгы басыла.

«Гасыр» нәшриятының эшчәнлеге күпмедер җайга салынгач, Ә. Хәсәни үзенең хыялын тормышка ашыру – татар телендә әдәби журнал чыгару эшенә керешә. «Аң» дип исемләнгән әлеге журнал 1912 елның 15 декабреннән 1918 елның мартына кадәр, айга ике мәртәбә, әдәби, фәнни, сәяси һәм иҗтимагый басма буларак чыга. Аның барлыгы 113 саны дөнья күрә. Журнал либераль-демократик рухтагы, һәр җәһәттән төпле, абруйлы, милли мәдәният мәнфәгатьләрен кыйбла иткән популяр матбугат органы була. Аның тирәсендә Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Ф. Әмирханнан торган «өчлек» барлыкка килә. Журналның беренче саны Г. Тукайның «Аң» шигыре белән ачыла. Ә. Хәсәнинең истәлекләренә караганда, аның шагыйрь белән дуслыгы да «Аң» журналында эшләү дәверендә ныгый. Г. Тукайның еш кына Ә. Хәсәниләрнең Васильево бистәсендә урнашкан дачаларында ял итүе билгеле. Әлеге дача татар әдәбият-сәнгать әһелләренең җыелу, фикер алышу, иҗат итү урыны булган.

Журналның эшчәнлегендә М. Гафури, К. Тинчурин, Ш. Бабич, Ф. Бурнаш, Н. Исәнбәт, С. Җәләл, С. Сүнчәләй, Н. Думави, Фатих Сәйфи актив катнаша. Журнал битләрендә М. Ю. Лермонтов, А. П. Чехов, И. С. Тургенев һәм башка рус, азәрбайҗан, украин, осетин, инглиз, поляк, француз, гарәп, төрек әдәбияты үрнәкләре басыла, татар театр труппалары спектакльләренә рецензияләр, татар артистлары иҗаты турында очерклар урнаштырыла. «Аң» беренчеләрдән булып татар укучысын дөнья сынлы сәнгате шедеврлары – скульптура, графика, архитектура үрнәкләре белән таныштыра. Гомумән алганда, «Аң» журналы татар укучысын дөнья мәдәниятендә барган процесслар белән таныштыруны махсус башкара, проблемага төрле яклап якын килә. Әхмәтгәрәй Хәсәни «Аң» журналы битләрендә үзен матур әдәбият әсәрләренең тәрҗемәчесе буларак та күрсәтә. Аның тәрҗемәсендә А. Амфитеатровның «Укучы дус», А. Апинянскийның «Киңлек», Анатоль Франсның «Бин Бәшир» хикәяләре дөнья күрә. Ә. Хәсәни, нигездә, кешелекне борчыган проблемаларны күтәргән әсәрләрне тәрҗемә иткән. Нәкъ менә шул китаплар аша ул дөньяның фани, тормышның хыял һәм алдакчы булуын, кешеләрнең гакыллары шашкан, ялганны чынга һәм кабәхәтлекне матурлыкка хисаплауларын күрә.

Гомер буе татар милләтенең алгарышы хакына искиткеч күп игелекле эшләр башкарган Әхмәтгәрәй Хәсәни өчен инкыйлабтан соңгы еллар тоташ мәхшәргә әйләнә. 1934 елны 50 яшьлек Әхмәтгәрәй Хәсәни шәхес культы корбаны була. Аны Ак диңгез – Балтыйк каналы төзелешенә эшкә җибәрәләр. Ләкин ул канал төзелешеннән срогын тутырып кайтканда, әллә икенче урынга эшкә күчерелгәндәме, юлда тиф белән авырып, вафат була. Свердловск (хәзерге Екатеринбург) шәһәрендә күмелә. Кабере билгесез.