Центральная библиотека им. Г. Тукая

Гадел Нурмөхәммәт улы Кутуй

Язучы Гадел (Гаделша) Нурмөхәммәт улы Кутуй (Кутуев)ның тууына
120 ел (1903–1945)

Туган ил

И туган ил, и матур ил,
Калдың бездән еракта,
Калсаң да бездән еракта,
Күңелдә син һәрчакта.

Суың тәмле, кырың ямьле,
Шифалы һаваларың,
Сугышларда дан казанды
Синең батыр улларың.

Искә төшә җәйге таңнар...
Рәхәт иде ул чаклар,
Бүген дәле янадыр күк
Без кабызган учаклар.

Искә төшә бәйрәмнәрең,
Табыннарың, казларың,
Бер карауда гашыйк иткән
Зифа буйлы кызларың...

И данлы ил, и шанлы ил,
Син минем туган илем,
Киткән чакта эчкән суың
Тәме авызда минем.

И туган ил, и матур ил,
Нур күмә калаларың,
Һәр иртә-кич сине, илем,
Сагына балаларың.

Безне озаткан сукмакларны
Капламасын үләннәр,
Яз кайтмасак, көз кайтырбыз,
Сез көтегез, сөйгәннәр!

Язучы Гадел Кутуй (Гаделша Нурмөхәммәт улы Кутуев) 1903 елның 28 ноябрендә элекке Саратов губернасының Кузнецк өязе (хәзер Пенза өлкәсенә керә) Татар Кынадысы авылында мул тормышлы крестьян гаиләсендә туа. Башта туган авылы мәдрәсәсендә, 1912 елдан – Саратов губернасы Алексеевский авылында рус мәктәбендә, соңыннан Самара шәһәрендә рус-татар мәктәбендә укый. 1920 елда Казанга килә. 1922 елга кадәр Казан политехник институтында укый, аннан Алтынчы берләштерелгән татар-башкорт (хәрби) командирлары мәктәбендә (хәзер Чиләбе танк институтының Казан филиалы) укыта. Шәрекъ педагогика институтын тәмамлаганнан соң (1929), урта мәктәптә, Казан авиация техникумында (1932–1941), Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтында (хәзер Казан архитектура-төзелеш университеты) рус теле һәм әдәбияты укыта.
📌Аның иҗат эше 1920 нче еллар башында активлашып китә. Әдипнең егерменче еллардагы әдәби иҗаты жанр төрлелеге белән аерылып тора. Ул шигырьләр, хикәяләр, пьесалар яза. 1923 нче елда «Безнең юл» журналында «Яшь футурист шагыйрь» дигән исем белән, аның бер төркем шигырьләре дөнья күрә. 1924 нче елда исә «Көннәр йөгергәндә» исемле иң беренче җыентыгы нәшер ителә.
Бу чорда әдип «Кызыл Татарстан», «Красная Татария» газеталарында, «Безнең юл», «Яңалиф», «Авыл яшьләре», «Чаян» журналларында күпсанлы фельетоннар, очерклар, мәкаләләр бастыра, Татар академия театрының һәр яңа спектакленә диярлек рецензияләр язып бара. Г. Кутуй публицист, җәмәгать эшлеклесе, прозаик, драматург, шагыйрь, театр тәнкыйтьчесе, әдәбият укытучысы буларак таныла.
📌1935 елда Г. Кутуйның атаклы әсәре – «Тапшырылмаган хатлар» повесте басылып чыга. Повесть СССР һәм дөнья халыклары телләренә дә тәрҗемә ителеп күп буын укучыларының яратып укый торган китапларыннан берсенә әверелә. повестеның асылын татар хатын-кызы язмышы билгели. Авторны әхлак мәсьәләләре, кешенең рухи дөньясы борчый. Яшь ир белән хатын арасында туган конфликт гаиләдә хатын-кызга карата булган искергән патриархаль һәм яңа карашлар бәрелешен чагылдыра. Повесть герое Галия – йомшак, мөлаем, бер үк вакытта көчле ихтыярлы хатын. Ире ташлаганнан соң да ул төшенкелеккә бирелми, врач булу максатына ныклы адымнар белән бара, балаларын үстерә, кешеләрнең хөрмәтен яулый, чын мәхәббәтен таба.
📌Бөек Ватан сугышының беренче елында Гадел Кутуй патриотик шигырьләр, хикәяләр, мәкаләләр яза. Сталинград сугышында катнашканнан соң ул «Без – сталинградчылар» нәсерен, 1945 елда исә тагын бер патриотик хисләр белән сугарылган «Сагыну» нәсерен иҗат итә. 1944 елда бик кыска иҗади ялга Казанга кайткач, «Рөстәм маҗаралары» исемле фантастик-хыялый повестен иҗат итә. Ул аны улы Рөстәмгә багышлап яза.
Бөек Ватан сугышы елларында Кутуй «Кызыл сугышчы», «Ватанны саклауда», «Тревога», «Алга, дошман өстенә» фронт газеталарының хәбәрчесе була, аларда, сугышта күргәннәрен чагылдырып, үзенең очерклар сериясен, хикәяләрен, шигырьләрен бастыра.
Г.Кутуй – 1939 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Сугыш бетәр алдыннан, 1945 елның язында Гадел Кутуйның сәламәтлеге начарлана, ул хәрби госпитальгә яткырыла. 1945 елның 15 июнендә Польшаның Згеж шәһәрендә Гаделша Нурмөхәммәт улы Кутуев вафат була һәм шул шәһәр зиратында җирләнә.