Центральная библиотека им. Г. Тукая

Яңа саннар!!!

Яңа саннар!!!

«Сәхнә» журналының яңа саны К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллык юбилеена багышлана. Бай эчтәлекле, истәлек-хатирәләр белән тулы сан сезне көтә.

«Чаян» журналы битләрендә, гадәттәгечә, байтак кызыклы, күңелле һәм кирәкле мәгълүматлар табарсыз. «Абау» сәхифәсе шаян-шаяру формасында яңалыклар белән таныштыруын дәвам итәр, ләкин алар җитди эчтәлектә бирелер. «Үткәннәргә карыйк каерылып» сәхифәсендә хаксыз онытылып бара торган шигъри җанлы шәхесләребезнең берсе булыр. «Авто-стоп», «Чаян» почтасы», чаянворд – «Уйна да, уйла да», «Табышмак – бил алышмак», күп санлы мәзәкләр – сезне барчагызны кызыктырыр дип уйлыйбыз.