Центральная библиотека им. Г. Тукая

Рахман Шафигуллин "Асылбикә күз яшьләре"

Хөрмәтле укучылар!
Танылган журналист һәм язучы Рахман Шәфигуллин үзенең яңа китабында халкыбызның әдәби һәм тарихи елъязмасын тәкъдим итә. XX гасыр барышында илебездә барган үсеш-үзгәрешләрнең данлы да, фаҗигале дә сәхифәләрен бер үк вакытта аянычлы һәм мавыктыргыч итеп, аерым шәхесләр һәм кешеләр язмышына төреп сурәтли. Җыентыкта тупланган язмалар үзләренең хакыйкый чынлыгы, фактларның төгәллеге, хис-кичерешләрнең тирәнлеге белән укучыны җәлеп итә.

«Татарның үткән язмышы, бүгенгесен тасвирларга тырыштым. 1917 елны Беренче бөтендөнья сугышында Күн авылында туып үскән Ибраһим Хәлимов пленга эләгә. Вюнсдорф дигән шәһәрдә алар өчен немецлар мәчет төзиләр. 1919 елны, Гитлер белән танышып, фотога төшә. Китабымның беренче өлешендә бу турыда тасвирлана. Кем ул Асылбикә? Башкортстанның Чиләбегә терәлеп тора торган бер авылында башкортлар белән татарлар яши. Шунда Асылбикә исемле башкорт кызы, начар холыклы шахтёрга кияүгә чыгып, бәхетсезлеккә дучар була. Ул аны бик җәберли. Отставкадагы Ибраһим Кәбиров дигән капитан белән танышканнан соң, Асылбикә бәхетле тормышка ирешә. Гомумән, минем әсәрләрем тәрбиягә юнәлдерелгән. Китабымда кимсетелгән татарлар үзләрендә көч табып, яхшы юлга басарга тиеш дигән фикерне алга сөрәм. Фәкать көчле рухлы татарлар булганда гына милләтебез дә чәчәк атачак»,– ди Рахман Шафигуллин китабы турында.

Бу китапны сез безнең китапханәдә табарсыз. Килегез, укыгыз...