Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Күңел тулы җыр-моң”

5 октябрь көнне Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә танылган шагыйрә Динә Камалетдинованың иҗатына багышланган  “Күңел тулы җыр-моң” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Очрашу ихлас әңгәмә рәвешендә барды, кичәнең хөрмәтле кунагы үзенең тормыш юлы, шигърияте турында сөйләде, фәлсәфәсе белән уртаклашты.

Динә Камалетдинова– нечкә хисле шагыйрә. Аның лирик яңгырашлы шигырьләренә бик күп профессионал композиторлар тарафыннан көйләр язылган. Очрашуда аларның кайберләре яңгырады.

Очрашу сорауларга җаваплар рәвешендә барды. Танылган шагыйрә милләт турында уйланулары, аның киләчәге турында күзаллаулары белән дә уртаклашты.

Эчкерсез барган сөйләшү бер тында үтте дә китте.