Центральная библиотека им. Г. Тукая

Татар халык җырлары

Татар җыры ... Ерак тарихлардан

Алып килә халык хәтерен.

Оялчан ул, инсаф, ягымлы ул –

Үзе салмак, үзе әкрен.

Безнең татар халкы борын-борыннан җырга-моңга хирыс халык. Шатлыгын да, сагышын да җыр аша белдерә ул. Татар халкы моңнан яралгандыр, ахрысы. Шулай булмаса, халкыбызның “Кара урман”, “Шахта”, “Гөлҗамал”, “Тәфтиләү”, “Әллүки”, “Зиләйлүк”ләре булмас иде. Халык җырлары татар халкының күңелен нечкәртеп, җанына рәхәтлек бирүче аһәң булып яңгырый, аның йөрәгенә барып җитә дә күңелендәге изге хисләрне уята, тетрәндерә.