Центральная библиотека им. Г. Тукая

Тылсым көче ташыр тора

“ШаЯрыш” проекты кысаларнда шәһәребездәге талантлы яшьләрне ачу, аларны халыкка күрсәтү дәвам итә. Бүген бездә кунакта шәһәребезнең Т.Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры артистлары Алмаз Хөсәенов  һәм аның тормыш иптәше Нурсәнә Хөсәенова  булдылар. Яшь кенә булуларына карамастан, алар үзенең сәләтле, халкыбызга хезмәт итүче милләтпәрвәр икәнен исбатладылар. Яшьләргә төпле киңәшләрен бирделәр.