Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Бу мин" студия кунагы- РӘМЗИЯ ВАЛИЕВА

Сезнең, кайчан да булса, тезелешеп очкан кыр казларына карап сокланганыгыз,шулар биеклегенә күтәрелергә теләп ашкынганыгыз бармы икән?.. Әгәр булса – сез шагыйрь!
Ләкин ничек кенә булмасын, кеше җанына һәрвакыт гүзәллек, матурлык кирәк. Менә шушы кабатланмас гүзәллек өчен ул җиде диңгез кичеп, җитмеш тауны үтеп, югарыга күтәрелергә әзер. Кешене үзе тапкан матурлык кына сокландыра, үзе ачкан серләр генә гаҗәпләндерә. Ә шагыйрь кеше һәркөнне берәр яңалык, берәр матурлык ачучы.
Чираттагы "Бу мин" проекты кунагы- Рәмзия ханым Вәлиева.