Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Әй ашкына каләм..."

Әдәбият корабы" Зәй районы Югары Шепкә авылына "Кама таңнары" здзби берләшмәсе язучылары белән юлга кузгалды. Максатыбыз шигьриятнең үзгә бер матурлыгы аша тамашачыларга җан рәхәте, күңел күтәренкелеге бүләк итү.
"Әй ашкына каләм...." дип исемләнгән әдәби музыкаль очрашу әниләр көне уңаеннан тәбрикләү белән башланып китте. Рәсимә Нәбиуллина, Нәфисә Баязитова, Мөнҗия Хәлимова, Рушания Хамматова, Рәмзия Вәлиева, Мирзанур Шәймурзин шигырьләре җырлар белән үрелеп, тамашачыларның көчле алкышлары белән очрашу һәрберебезгә җан рәхәтлеге, сихәтлеге бирдеЯзучылар үз иҗатлары аша әле җәйге таң матурлыгын ачтылар, яшьлек таңнарына кайтарып моңландырдылар, керсез балачак иленә чакырып әни куенында ял иттерделәр. Талантлы безнең татар халкы, Мирзанур Шәймурзин шигырь язса, хатыны Гөлсинә ханым көйгә салып халык хозурына җиткерә, ә Мөнҗия Хәлимова исә үзе яза, үзе гармунда уйнап җырлый. Сокланмый мөмкин түгел. "Туган тел" җырын бөтен тамашачы белән бергә башкарып, очрашу тәмамланды, әмма йөрәкләргә үтеп кергән моңнар, шигьри тәлгәшләр җылысы әле дәвам итә. Әдәби - музыкаль кичәгә🥰килгән 92 яшьлек әбинең изге, матур теләкләре 🙏яңа очрашуларга безне тагын рухландырды....