Центральная библиотека им. Г. Тукая

Кеше.Язмыш.Әдәбият.

Әдәбият - тормышыбызның көзгесе. Кайсы әдипнең китабын кулыбызга алсак та, укучы ирексездән шул чорда, шул дөньяда кайный башлый. Әдәбият безне хыялланырга, фикерләргә, хаталарыбызны танып, төзәтеп яшәргә дә өйрәтә.
Язучыны үз халкы тудыра. Ул аны үстерә, аңа канатлар бирә, очышын борчылып һәм куанып күзәтә - зур әдипләре булган халыклар, үз чиратында канатлы һәм мәңгелек.
Бүген китапханәбездә мәртәбәле, зыялы, затлы шәхес - Ф.Хөсни, исемендәге әдәби премия, М.Җәлил исемендәге премия, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Респуликасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова булды. Шәһәрдәшләребез язучы белән турыдан-туры аралашып, кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар.. Очрашу Илһам Хисмәтуллин, Алсу Вәлиуллина башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды.