Центральная библиотека им. Г. Тукая

Язучы ачкан дөнья

Татарсанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, А.Алиш исемендәге премия һәм Г.Х.Андерсен исемендәге почетлы диплом иясе Шәүкәт Галиевкә 95 яшь.
Ш.Галиев – күпкырлы шагыйрь.Ул – шигърияттә төрле жанрларында бердәй осталык белән иҗат итүче каләм иясе иде. Шигърияткә лирик шагыйрь буларак килеп кергән Ш.Галиев бер үк вакытта юмористик һәм сатирик шигырьләр иҗат итүдә дә үзен сыный һәм зур уңышка ирешә. Аның шаян шигырьләреннән җор теллелеге, чәчәнлеге, тапкырлыгы, сүз туйнату остасы булуы күренеп тора. Ә инде лирикасы кешенең иң нечкә күңел кичерешләрен, эчке халәтен, шатлык-борчылу кебек тойгыларын тирән тоемлап иҗат итә белүче каләм остасы булуы хакында сөйли.Аның “Утыр әле яннарыма”, “Ник яңара сагышлар?”, “Тамчылар тамар чаклар”, “Раушаниям, бәгърем”, “Шомырт чәчәкләре ак кына”дигән тирән хисле шигырьләренә язылган җырлар халкыбыз күңелендә үз урынын тапты.
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Ш.Галиевкә 95 яшь тулу уңаеннан “Язучы ачкан дөнья” дип аталган күргәзмә әзерләнә. Шагыйрь иҗаты белән кызыксынган әдәбият сөюче дусларыбызны китапханәдә көтеп калабыз.