Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Гомерем – көзләрендә моңнарга күмелеп ...”

Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Яшьлегем чишмәләре” аралашу клубының чираттагы утырышы өлкәннәр көненә багышланды.  “Гомерем – көзләрендә моңнарга күмелеп ...” дип исемләнгән әдәби музыкаль очрашуны, балалар бакчасында тәрбияләнүче, Диләрә Ядкәрь кызы җитәкчелегендәге балалар, җыр белән башлап җибәрделәр. Х. Җәгъфәр, Н. Баязитова, Р. Муллин, Р. Әхмәдиев, А. Усачева шигырьләре җырлар белән үрелеп барды. Нургали ага, Тәлгат әфәнде һәм Мансур ага, очрашуны гармун һәм баян көйләренә күмде. Ямало-Ненец автономияле  округынан кунакка кайткан Фәридә ханым Мубаракшина үзе уйнап һәм җырлап өлкәннәргә бәйрәм сәламе тапшырды. Мансур ага Ганиев үзенең һәр яклап сәләтле булуын күрсәтте, баянда уйнап җырлады һәм дә инде кызыклы юмор һәм сатирага нигезләнеп язылган шигырьләрен укып һәркемнең күңелен яулады.

Кулланучыларның хокукларын яклау берләшмәсеннән килгән Алия туташ чыгышы, “Өлкәннәр турында ничек кайгыртабыз” дип исемләнгән күргәзмә – белешмәне тагын да тулыландырды.