Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Хәтер ургый"

Язмыш сынаулары эчке хисләреңне башкалар белән бүлешү өчен, кулга каләм тоттыра. Сарман районы Иске Имән авылында дөньяга килгән Мөнҗия Хәлимова бернәрсәгә дә битараф түгел. Табигатьнең һәр бизәгенә, һәр фасылына сабый балаларча соклана һәм шуны үзенчә күреп, үзенчә тоеп, оста рәссамнарча, шигъри тел белән нәфис итеп сурәтләп бирә. "Бу мин" проектының бүгенге кунагы - Мөнҗия ханым.