Центральная библиотека им. Г. Тукая

Тарихны гәүдәләндергән шәхес

“Үземнең бөтен иҗатым белән, тормышым белән мин халкымның бөеклеген исбат итәчәкмен”- дип язган иде Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттах. Бу - аның тормыш девизы булды, гомере буена тайпылмыйча, үзенең девизына, үз-үзенә биргән сүзенә, татар халкына тугрылыклы булып калды. Әдипнең “Шәҗәрә”, “Сызгыра торган уклар”, “Итил суы ака торур” кебек әсәрләре бүгенге көндә популяр.Тарих, халкыбызның күренекле вәкилләре, аларның яктылыкка, бәхеткә омтылышы, гаделсезлеккә, кан коюларга нәфрәт Н.Фәттахның әсәрләрендә кызыл җеп булып сузыла. Бу бигрәк тә аның ”Кол Гали”,”Сармат кызы Сәринә” трагедияләрендә ачык күренә.

25 октябрьдә Н.Фәттахның тууына 95 ел тулу уңаеннан “Тарихны гәүдәләндергән әдип” дип аталган онлайн күзәтү әзерләнде. Презентациядә укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында бай мәгълүмат алырга мөмкин.